Леонид Агутин 50 яшьлек Анжелика Варум фигурасына соклана

Леонид Агутин 50 яшьлек Анжелика Варум фигурасына соклана
Музыкант Леонид Агутин хатыны Анжелика Варумга булган мәхәббәтенең әле дә сүрелмәвен әйткән. 

"Анжелика бердигән формада. Быел аңа 50 тулды. Аның яшендә кем шундый формалары белән мактана ала? Мин әле дә аңа ничә яшь булуын аңламыйм", - дип сөйләгән Агутин "Телепрограмма" басмасына.


Агутин "бер көнлек ләззәт" өчен ымсындыргыч хатыннарның күп булуын әйткән. Ләкин мин башка юл сайладым - минем белән мәңгегә буласы кеше белән кавыштым, дигән ул.

Хатыным белән аралашканда, мин интеллектуаль, сексуаль, кулинар һәм эстетик ләззәт алам, дигән Леонид. Хатынымда дөнья тора, дип дә өстәгән.

Агутин үзен көнче булуын да әйткән. 

Агутин белән Варум 1996 елдан бирле бергә.

Анжеликаның менә инде 20 ел аерым туклану диетасында булуы билгеле.