Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Полина Гагарина Дмитрий Исхаков белән аерылыша

Җырчы ирен эштән дә азат иткән.

news_top_970_100
Полина Гагарина Дмитрий Исхаков белән аерылыша
Рамил Гали

Җырчы Полина Гагарина ире Дмитрий Исхаков белән аерылышкан. Бу турыда ул үзе беренче тапкыр әйткән. Моңа кадәр Исхакова Гагарина белән яшәмәвен сөйләсә дә, җырчы үзе әлегә кадәр дәшмәгән булган. 

«СтарХит» хәбәр иткәнчә, Полина ире белән аерылышу өчен документлар әзерли. Гагарина ирен музыкаль компаниядәге вазифасыннан азат иткән. 

Җырчы сүзләренчә, ул шәхси тормышы, акча, милек бүлү турында сөйләргә яратмый, никах килешүенә дә каршы. Ниндидер кәгазьләргә кул кую ир белән хатынны алдан ук аерылышуга әзерли, дип саный икән.

«Мин барысы да гаиләгә калырга тиеш дип саныйм. Бу — минем тылым», — ди Гагарина.

Гагарина белән Исхаков 2014 елда өйләнеште. Аларның Мия исемле кызлары бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100