Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың улы дару үләннәрен ташларга теләгән

Җырчы үләннәрне киптерергә җыенган җирдән күпме эш эшләве турында тәмләп язган.

news_top_970_100
 Илсөя Бәдретдинованың улы дару үләннәрен ташларга теләгән
Расих Фәсхетдинов

Илсөя Бәдретдинова авылдан җыеп алып килгән үләннәрен киптерергә җыенганчы, өй җыештыруы турында язган.

«Авылдан җыеп килгән үләннәрне киптерергә идәнгә җәясе идем, идәндәге тузанга күз төште. Иртән сигездә җыештырырга тотынган идем, әле очы-кырые күренми. Мин кирәкмәгән нәрсәләрне тутыра торам, Нариман чыгарып түгеп тора. Хәзер теге үләннәрне күтәреп килгән. „Әни, авылдан килгән чәчкәләрең шиңгән инде, сындырып пакетка тутырып куйдым, түгимме?“ — ди», — дип язган җырчы.

«Алар шулай кушмаганны эшләргә оста», «Мин дә шулай эшләр идем, яшь булгангадыр инде», «Шәп үләннәр булган, никадәр эш эшләткән», дип комментарий калдырган җырчының виртуаль дуслары.

«Бер үк ачулана күрмәгез. Аннары борылып та карамас», — дип Нариман өчен кайгыручыга: «Икәү тәгәрәп көлдек», - дип җавап биргән җырчы.

«Авылда киптереп кенә алып киләсе бит шуларны», — дип тә язган җырчы. «Аны кипкәч кенә җыйсаң да буладыр инде», — дип язган бер дусты.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Авылдан жыеп килгэн улэннэрне киптерергэ идэнгэ жэергэ идем... идэндэге тузанга куз тоште. Идэнне юганчы башта шкафтагы тузаннарны сортергэ кирэк бит инде. Э шкафнын эчен жыймыйча тыштан тузанын сортеп ни файда ... Иртэн сигездэ тотынган идем, эле очы кырые куренми. Ботен доньяны туздырып аттым инде... Мин кирэкмэгэн нэрсэлэрне тутыра торам, Нариман чыгарып тугэ тора. Хэзер теге улэннэрне кутэреп килгэн, " Эни , авылдан килгэн чэчкэлэрен шилгэн инде... сындырып пакетка тутырып куйдым, тугимме?"- диии...???.

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100