Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллина: «Без тагын хастаханә юлларын таптыйбыз»

Җырчы инстачылардан киңәш сораган.

news_top_970_100
Зөлфирә Шәйдуллина: «Без тагын хастаханә юлларын таптыйбыз»
Салават Камалетдинов

«Хәерле кич! Тормыш кызык әйбер икән ул. Соңгы елда бөтенләй өстен аска китереп бетерде. Әллә шаяра, әллә… Кыскасы, без тагын хастаханә юлларын таптыйбыз.

Абыйның комада ятканына бүген 22 көн булды (баш миеннән гематоманы алдылар). Хәле алга таба, Аллаһка шөкер! Бик әкрен, әмма без төшенкелеккә бирелмибез. Аллаһ теләсә, бар да яхшы булыр!

Бүген дә мин Теләче үзәк хастаханәсендә булдым. Анда эшләүче хезмәткәрләргә баш иеп рәхмәтемне җиткерәм. Чиста, пөхтә, иң мөһиме - үз эшегезне яратып эшләвегез күренеп тора. Фотода - Теләче районы хастаханәсенең баш табибе Галиуллин Ирек Илгиз улы белән. Эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Рәхмәт сезгә!

Безгә көтәргә генә кала. Билгесезлек авыр. Бәлки, сезнең арада кома белән очрашкан кешеләр бардыр. Озак булдымы? Тулысынча тернәкләнүчеләр бармы? Киңәшләрегезне бирегез әле. Алдан рәхмәтемне җиткерәм», — дип язган ул.

Җырчының инстадуслары җылы сүзләрен язып калдырганнар:

«Тизрәк савыгырга язсын», «Исән-имин терелсен», «Сабыр канатлары сезгә», Бар да яхшы булыр!», «Без теләктә торабыз. Яхшыга өметләник, абыегыз савыксын!», Ышанычыгызны югалтмагыз, бар да әйбәт булыр!».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100