Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мендәр астына балта куеп ятсаң, малай була»: инстачылар Рамазановларга киңәш бирә

Зинира һәм Ризат Рамазановларның малай алып кайтасылары килә.

news_top_970_100
«Мендәр астына балта куеп ятсаң, малай була»: инстачылар Рамазановларга киңәш бирә

«Безнең гөл шикелле кызыбыз бар, хәзер менә шундый бер малай кирәк. Малай булсын өчен нишләргә кирәк икән?» — дип инстачылардан киңәш сораган Зинира Рамазанова. 

Җырчының виртуаль дусларына әлеге сорау бик кызык тоелган. 

«Ә кызыгыз тусын өчен нишләгән идегез?»;

«Өч ай өйдә утырды бит халык, сез житешмәдегезмени әле?»; 

«Вакчыл ирләрдән кыз туа, тыныч холыклы ирләрдән гел малай туа»;

«Төнлә йокламаска кирәк», — дип комментарийлар калдырганнар алар. 

«Хәзер иң бәби үстерә торган вакыт. Берәр акыллырак кешедән сорап карале», — дип шаярткан Ләйлә Дәүләтова. 

Бер инстачы Ризатка атап киңәш язган: «Ризат, улым, мендәр астына балта куеп ят, билләһи, малай була! Чын, ышан, балам!» 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100