Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачы Гөлназ Сәфәровага: «Бичара татар кызлары үз-үзләренә сокланып туя алмыйлар»

Татарстанның атказанган артисты яңа образда ясаткан фотосессиясен күрсәтте.

news_top_970_100
Инстачы Гөлназ Сәфәровага: «Бичара татар кызлары үз-үзләренә сокланып туя алмыйлар»
Салават Камалетдинов

Концертлар алып баручы Гөлназ Сәфәрова яңа фотосессия ясаткан. Ул берничә фотосын да күрсәтте.

«Мин гади фотосессияләр яратмыйм. Табигый булуын теләдем. Нәкъ шулай килеп чыкты», — дип язган ул.

Инстачылар бик яраткан бу фотосессияне, сокланып комментарий калдырганнар:

«Текә булган, без татарлар арасында зәвыклы бер хатын-кыз булуына ышанып булмый. Менә ничек була ул матур һәм зәвык белән. Барысы да кысаларга сыя кебек, әмма ничек сексуаль?! Моның өчен башкалар кебек чишенергә һәм ярымшәрә йөгереп тә йөрергә кирәкми»;

«Зөләйха 2020»,

«Зөләйханың дәвамы әллә?»

«Гөлназның бу сюжеты ошый. Бай кешеләр дә кер юганнан соң керләрен эләргә чыккан»;

«Үзең җуып сык» кер машинасы»;

«Бразилия актрисасы кебек»;

«Искиткеч шәп чыккан бу. Ниндидер таныш кино караган кебек булдым».

Искиткеч дип макталган фотосессияне ошатмаучылар да табылган.

«Сәфәрованың шәрә тәнен күрми калмагыз. Үз-үзләренә сокланып туя алмыйлар. Бөтен дөньяга күрсәтер өчен әллә нинди фотосессияләр ясыйлар. Бичара татар кызлары», «Нинди образ булсын бу, кит моннан, шөкәтсез», — дип «усал» комментарийлар да язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100