news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үзизоляция чорында эшсезлектән аптыраучылар тәрәзә ачып җырлый башлаган

Интернет киңлекләрендә үзизоляциядәгеләрнең эшсезлектән интегеп, җыр-моңга бирелгәннәрен раслаучы видеолар таралган.

news_top
Үзизоляция чорында эшсезлектән аптыраучылар тәрәзә ачып җырлый  башлаган
https://pixabay.com

Казан шәһәренең Азино якларында яшәүчеләр үзизоляция режимын җырлап үткәрә. Баксаң, кешеләр көндезләрен тәрәзәләрен ачып, бөтен тавышларына, башкалар да ишетелерлек итеп җыр суза икән. Алар шулай үзләренең һәм башкаларның кәефен күтәрә.

Кичен урамда моңсу быргычы өйдә утыручы күршеләре өчен Казахстан гимнын сузган. Күршеләре әйтүенчә, әлеге «карантин көен» ул шулкадәр күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарган, хәтта күзләр яшьләнгән.

Эшсезлектән интегеп җыр-моңга бирелгәннәрне иҗатларын тыңлап ләззәт алган тамашачы видеога төшергән.

Инстачылар: «Ярый әлегә тәрбияви җырлар җырлыйлар, озакламый башка төрле эчтәлектәге җырлар да булыр әле», «Шәп», «Менә нәрсәгә килеп җиттек», «Хөрмәт итәбез», — дип комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар