Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәлем: «Без авыр хәлдә - мәҗлесләр юк, сату бармый»

Җырчы Гүзәлем тормыш иптәше Салават Миңнеханов белән битлекләр киеп төшкән фотосын куйган, сабырлыкны эшкә җигеп, өйдә утырырга өндәгән.

news_top_970_100
Гүзәлем: «Без авыр хәлдә - мәҗлесләр юк, сату бармый»
Александр Эшкинин

«Үзизоляция режимы тагын бер айга сузылды. Сәламәт киләчәгебез өчен, балаларыбыз, якыннарыбыз, планетабыз өчен сабыр итеп өйдә утырырга кирәк. Без Җиребезне, тормышыбызны яратабыз. Барысы да яхшы булачагына ышанабыз. Кагыйдәләрне үтәү һәркемнең үзеннән башлана. Һәркайсыбыз әлеге ситуацияне кабул итеп, дөньябызны, якыннарыбызны сакларга тырышсак, җиңеп чыгарбыз. Туганнарымны, табигатьне, эшне сагындым, ә сез?» — дип язган җырчы.

Кайбер инстачыларда Гүзәлемнең әлеге сүзләре ризасызлык тудырган.

«Бездә сезнең сыман өйдә утырырлык финанс мөмкинлекләр юк. Гаилә, ипотека, кредитлар бар», — дип ачуын белдергән бер ханым.

«Шулаймыни? Без дә нәкъ сезнең кебек кешеләр. Безнең дә гаилә, ипотека, зур акчалар кертелгән эшмәкәрлек, тик хәзер ул туктады. Эшчеләребез хезмәт хезмәт хакы алалмыйча калды. Мәҗлесләр, концертлар, сатулар юк. Дәүләт безгә бернинди ярдәм күрсәтми, артистларга айлык хезмәт хакы да түләнми, эшмәкәрлек тә коткармый. Дәүләт хезмәткәрләренә караганда, без авыррак хәлдә. Шулай да утырабыз әле, ничек тә яшибез, яхшыга өметләнәбез», — дип җавап кайтарган җырчы.

«Артист кешегә мондый постлар кую килешми. Гади халыкны хөрмәт итмәү белән бер. Без өйдә утырабыз, күршеләребезнең ипи алырга да акчалары юк, чөнки эшсез калдылар. Ипотека булгач, акча җыеп булмый. Гүзәлем тыныч кына өйдә утыра һәм борчылмый. Гади эшче халкын хөрмәт итмәү бу», — дип әңгәмәне дәвам иткән ханым.

«Бу - минем шәхси битем. Мине, яшәү рәвешемне карарга теләүчеләр язылган монда. Ошамаса, карамагыз, мондый рухтагы комментарийлар язып, вакытыгызны әрәм итмәгез. Мине башкалар белән чагыштырырга кирәкми. Сез мине шәхсән белмисез. Интернеттан карап барып кына фикерләрегезне белдерәсез. Бик күпләр сыман, сез дә монда гына кыю, нәрсә телисез, шуны язасыз», — дигән Гүзәлем.

«Маскалар килешә сезгә», «Эшкә чыгасы килә», «Әти-әниләр янына кайтасы килә», «Фатирда балалар белән утыруы читен», «Кояшлы көннәрдә урамга чыгасы килә», — дип язучылар да, җырчының битлекне кайдан алуы белән кызыксынучылар да бар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Домашний режим - ещё месяц. Можно потерпеть и сидеть дома. Ради нашего здорового будущего?, ради здоровья наших детей, близких и всей нашей планеты? Мы любим нашу Землю любим эту жизнь и верим, что всё будет хорошо! Соблюдения правил начинается от самих себя. Если каждый адекватно воспримет ситуацию в мире и будет беречь себя, своих родных и думать о других тоже, то мы, думаю сможем победить. Соскучилась по родным, по природе, по работе.... а вы?

Публикация от Guzelem (@guzelem_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100