Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар җыры» һәм TMTV премияләрен тапшыру тантаналарына билет бәяләре төшкән

«Татар җыры» һәм TMTV премияләрен тапшыру тантаналарының үткәрелү урыннарының нигә үзгәрүен «Барс Медиа» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Камил Гәрәев аңлатты.

news_top_970_100
«Татар җыры» һәм TMTV премияләрен тапшыру тантаналарына билет бәяләре төшкән
Салават Камалетдинов

"Татар җыры» һәм TMTV премияләрен тапшыру тантаналары «Казан-ЭКСПО» залында үтә башлады. Бу хакта тулырак Барс Медиа» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Камил Гәрәев белән аралаштык.

Ни сәбәпле «Татар җыры» һәм TMTV премияләрен тапшыру тантаналары «Пирамида» концертлар залында үтми?

Чыннан да, безнең иң мастштаблы проектларыбыз «ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасы» һәм «Татар җыры» халыкара эстрада фестивале быел «Казан Экспо”да узачак. Моның сәбәбе — әлеге проектларны үз күзләре белән күрердәй, анда катнашырдай тамашачының күбрәк булуы. Чөнки бу проектлар гади концерт кына түгел. Алар инде тарихы булган брендка әйләнде. Мәсәлән, «Пирамида» мәдәни күңел ачу үзеге 1000 тамашачыны сыйдыра. Ә Илһам Шакиров исемендәге яңа, заманча «Казан Экспо» залы берьюлы 3000 тамашачыга исәпләнгән. Аерма зур.

Моннан тыш, әле техник моментлары да бар. Илһам Шакиров исемендәге әлеге концерт залында зур авансцена бар, шулай ук ут, тавыш бирү аппаратуралары, барысы да өр-яңа, заманча. Безнең проектлар матур зәвыклы бизәлешле шоу булулары белән аерылып тора. Шуңа күрә техник мөмкинлекләрнең булуы — зур плюс.

Шулай ук монда гримеркалар күп, сәхнә арты зур. Һәркем, башкаларга комачауламыйча, үзенең чыгышына тыныч кына әзерләнеп, көтә ала. Телевизион контент әзерләгәндә бу да кирәкле момент.

Аңлашыла, ЭКСПОда урын күбрәк, әмма ул шәһәр читендә урнашкан.

Без әлеге сорауларны хәл иттек. ТМТВ премиясенә дә, «Татар җыры» фестиваленә дә «Казан Экспо”га кадәр бушлай трансфер булачак. Барып кайту өчен борчыласы юк. Менә, мәсәлән, 27 мартта шәһәрнең төрле почмакларыннан 3 төрле маршрут буенча автобус йөреп торачак.

  1. «Кәҗә бистәсе» метро станциясе — Чистай урамы буенча «Казан Арена» ягына баручы автобус тукталышы — кузгалу вакыты 15:15, 15:30.
  2. Мулланур Вахитов һәйкәле яныннан — кузгалу вакыты 15:30, 15:45.
  3. «Җиңү Проспекты» метро станциясе — РКБ ягына баручы автобус тукталышы — кузгалу вакыты 15:45, 16:00.

Үз машиналарында килергә теләгән тамашачылар өчен «Казан Экспо» каршысындагы парковка бар. Ул шулай ук бушлай.

Билет бәяләренә килгәндә, алар үзгәрдеме?

Әлбәттә! Билет бәяләре «тешләми». Дөресен генә әйткәндә, «Казан Экспо» залы нәкъ менә тамашачыларга кулай бәядән билет алу мөмкинлеге булсын өчен дә уйланылды.

Мәсәлән, 2019 елда «Татар җыры» фестиваленә билетлар 4500 сумнан башланган булса, быел 2000 сумнан башланачак.

Ә 27 мартта узачак ТМТВ премиясенә килгәндә, билетлар узган елны 1500 сум торса, быел исә 700 сумнан башлана. Һәм 700 сумлык билетлар инде сатылып та бетте.

 

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100