Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызлар бай егетләрен алдау өчен кыйммәтле әйбернең чегын сатып ала башлаган

Кыйммәтле кибет чекларын 1200дән 2400 сумга саталар.

news_top_970_100
Кызлар бай егетләрен алдау өчен кыйммәтле әйбернең чегын сатып ала башлаган
pixabay.com

Люкслы бутикларның чекларын сату турында игъланнар челтәрдә барлыкка килде. Мәсәлән, «Авито» сайтында Dolce & Gabbana, Louis Vuitton кебек брендларның чекларын 1200дән 2400 сумга саталар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

ЦУМ дип язылган буш пакетны 300 сумга саталар. Бу чекларны оригиналь аксессуар хуҗабикәләре фәкыйрьрәк кызларга ярдәм итү өчен сата икән. Алар ялган ысуллар белән байлык иллюзиясе барлыкка китерсен дип телиләр, дип яза «КП» сайты.

Гадәттә, кызлар бай ир-атлардан бүләккә брендлы сумка сорыйлар. Егетләре аларга акчаны хисап счетына күчерә, ә «модница» пакет белән чек фотосын җибәрә. Имеш, ул сумка алган. Акчаны исә башка әйберләр алу өчен тоталар икән.

«Соңгы ярты елда мин уникеләп чек саттым инде, шул акчага үземә тагын бер кросс-боди сатып алдым. Табыш 80 level. Монда иң мөһиме - чек бик иске булмасын. Искерәк булган саен, бәясе төшә», — дип яза чек сатучы Юлия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100