Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова, яңа туган сабыен кочаклап, елый-елый җыр җырлаган

Җырчы әлеге видеоны инстаграмга урнаштырган.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова, яңа туган сабыен кочаклап, елый-елый җыр җырлаган
Салават Камалетдинов

Гүзәл Уразова, яңа туган сабыен кочаклап, елый-елый Флера Сөләйманова репертуарыннан «Әниемә» җырын җырлаган. Әлеге видеоны инстаграмга куйган.

«Кызымочка, син үскәч, мин картайгач, шушы җырны миңа җырларсың микән дидем дә, еладым башта.

Аннары үземне кулга алып җырларга тырыштым. Күңел нечкә нигәдер, тула да куя. Җырлап караган җырым түгел», — дип язып, Гүзәл Уразова үзен артык тәнкыйтьләмәүләрен сораган.

«Бәби тапканнан соң күңелләр озак вакыт елак була шул. Окситоцин гормоны шулай үз эшен эшли»;

«Мин дә еладым, тавышың бик йомшак, матур! Гүзәл, шулай кадерләп үстерделәр, үстерәбез үзебез дә»;

«Әйткәннәрегез чынга ашып, балаларыгыздан шул җырлы-моңлы сүзләрне тыңлап, бәхетле картлык кичерергә язсын», — дип яза инстачылар.

«Гүзәл, кәефеңне күтәр әле. Сине мондый итеп күрергә ияләнмәгән мин», — дип язучы да бар.

«Әлеге матур җырның композиторы — танылган казах Шамши Калдаяков. Сезнең башкаруда әлеге җырны ишетү бик рәхәт»;

«Мин ун ел Казахстанда яшәдем. Казахлар әлеге җырны бәйрәм саен башкаларалар», — дип тә комментарийлар калдырганнар.

«Әлеге җырны белмәгән һәм ишетмәгән татар гаиләсе юктыр ул», «Искиткеч җыр, күпме мәгънә, күпме моң салынган», — дип тә сокланганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100