"Шәрә килеш фото һәм видео урнаштыручы ничә кыз бар икән, беләсезме?" "Болгар кызлары" солисты Ләйсән Басыйрова төркемнән китүен рәсми рәвештә игълан итте

"Шәрә килеш фото һәм видео урнаштыручы ничә кыз бар икән, беләсезме?" "Болгар кызлары" солисты Ләйсән Басыйрова төркемнән китүен рәсми рәвештә игълан итте

"Болгар кызлары" триосы солисты Ләйсән Басыйрова үзенең Инстаграм битендә рәсми рәвештә төркемнән киткәнлеген язды.

"Болгар кызлары” триосындагы киләчәк эшем буенча бик күп сораулар килә. Әйе, дуслар, рәсми рәвештә бу коллективта башка эшләмим дип игълан итәм. Дөресен генә әйткәндә, Айгөл Зәйнуллина битендәге постны карап, бик гаҗәпләндем. Хөрмәтле продюсер бу хакта миңа шәхсән әйтергә кирәк дип тапмаган.

Айгөл башта бу фотоларга үзе “лайк”лар тезде, ә аннары матбугат чаралары бу турыда шау-шу кузгаткач кына, фотографияләрне “откровенный” дип санаган.

Күптән түгел генә продюсер белән минем шәхси тормышыма кысылмау турында сөйләшү булды һәм шәхси битемдә нәрсә телим, шуны куя алам, дип килештек. Миннән бары тик эш һәм тырышлык гына таләп ителде. Мин эшне җиренә җиткереп башкардым. Трионың Инстаграмдагы рәсми аккаунтына ниндидер стиль өстәдем, логотип белән шөгыльләндем, Казанның иң яхшы фотографлары белән түләүсез фотосессия оештыру турында килештем (!), ул тиздән булырга тиеш иде. Моннан тыш, мин соло партияләрен барлык җырларда диярлек башкардым. 

Сынау срогы узмаганым белән килешмим! Әгәр мин аны узмаган булсам, нигә мине трионың солисткасы итеп әйтәләр иде соң?

Ни өчен без «Лейтенант» җырын эшләдек һәм портупеяләр белән чыгыш ясадык соң? Ни өчен «Амальгама» тамашасын париклар һәм кыска күлмәкләр белән әзерләдек? Бу "тыйнак" Болгар кызлары стилендәмени? Әйтик, "Татарстан чибәре" яки «Мисс Татарстан " конкурслары турында ни уйлыйсыз? Купальниктагы кызлар подиум буенча йөри, бәяләү өчен алар тәннәрен күрсәтә. “Мисс Татарстан” группа данын гына түгел, Татарстанның йөзен дә тәкъдим итә. Бу әйбер республиканың йөзен яманлыймыни? Бу бары тик бер генә мисал, ә шәрә килеш фото һәм видео урнаштыручы ничә кыз бар икән, беләсезме? Ни өчен нәкъ менә шушы ситуациягә игътибар шундый? Диңгездәге бер тамчыны гаепләү – ахмаклык. Үзегездән башлагыз һәм дөнья яхшырак булачак.

Хәзер мин трио составы ни өчен еш үзгәреп торганын аңладым инде. Кешеләр белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Безнең өлкәдә бар нәрсәне йөрәккә якын кабул итмәү һәм замана белән бергә атлау мөһим.

Мине яклап язучыларга (алар бик күп) рәхмәтемне җиткерәм!” – дип язган Ләйсән Басыйрова.