Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нинди изге кешеләр сез»: Гүзәл Уразова инстачыларына Яңа ел бүләкләре тарата

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова тамашачыларның теләген тормышка ашырырга булган. Ул инстачыларга Яңа ел бүләкләре таратачагын инстаграм битенә язган.

news_top_970_100
«Нинди изге кешеләр сез»: Гүзәл Уразова инстачыларына Яңа ел бүләкләре тарата
"Татар-информ" архивы

Яңа елга нинди теләкләрегез бар дип сораган идек. Әлеге пост астында булган теләкләрнең берничәсен тормышка ашырырга вәгъдә иткән идек. Без билгеләгән кешеләр миңа директка языгыз әле, зинһар. Тагын бер кат Яңа еллар белән сезне. Теләгән теләкләрегез тормышка ашсын, иң мөһиме - сәламәт булыгыз! Без сезне яратабыз, — дип язган Гүзәл Уразова.

Инстачылар җырчының бу гамәлен хуплаган: «Нинди изге кешеләр сез, молодцы. Хәзерге заманда нинди бүләк булса да рәхмәт, тик исәнлек - иң зур бүләк. Шуңа күрә мин сезнең гаиләгезгә нык сәламәтлек телим, зур бәхетләр, шатлыклар, тыныч тормышлар чын күнелдән», «Кешелерне шатландырган өчен сезгә бишләтә кайтсын шатлык», «Үзеңнең гаиләңне генә түгел, башка кешеләрне дә бәхетле итәсең. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Күп еллар иҗатың белән тамашачыларны сөендереп тор. Сине халык Хәния Фәрхине яраткан кебек ярата. Бәхетле булыгыз!» — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100