news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Данир Сабировның хатынының тетмәсен теткән

Миләүшә кабымлыклар ясаганын видеога төшереп, үз сәхифәсенә куйган.

news_top
Инстачылар Данир Сабировның хатынының тетмәсен теткән
Рамил Гали

Пародист Данир Сабировның хатыны Миләүшә кабымлыклар ясаганын видеога төшереп, инстаграмда үз сәхифәсенә куйган.

Кабымлыклар бик матур чыккан, жульен да тәмле күренә. Тик бу ризыклар инстачыларны шаккатырмаган. Алар Миләүшә Сабированы ашарга пешерергә ияләшмәгән дип гаепләгәннәр. Видеода артист хатыны ләвәшкә пычак белән сыр ягып азапланды. Бу уңайдан инстачылар «силикон калаклар бик яхшы», — дип киңәш тә биргән.

«Нинди хуҗабикә инде, халат җиңе ләвәш өстендә алай да, болай да сөйрәлде»;

«Пижама белән ашарга әзерлиләрме инде. Бу инде беренче тапкыр түгел»;

«Үзе ашарга әзерләмәгәне күренеп тора. Бераз тренировка ясарга иде инде»;

«Азапланды пычак белән майлап, кулы оешмый»;

«Башыңа да кимәгәнсең»;

«Мондый тырнак белән әзерләгән ризыктан баш тартыр идем»;

«Күренеп тора, кулыгыз ризык әзерләү эшенә ятып тормый», — дип комментарий калдырган видеоны караучылар.

Әлбәттә, бу рецептлар буенча кабымлык ясап карарга җыенучылар да, «бик оста» дип акларга теләүчеләр дә бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар