Ландышның кызы мунча керергә өйрәтә: «Мунчага бетләгәч барырга димәгән!»

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйләне мунчага барыр алдыннан кызык итеп видеога яздырып, Инстаграм битендә урнаштырган.

«Хәерле көннәр!!! Кем ничек ял итә, ә без мунчага», — дип язган Ландыш Нигъмәтҗанова.

Хәлләр ничек?

Әйбәт

Йокың туйдымы концерттан соң?

Әйе.

Хәзер нишлисең?

Мунчага әби җыена, хәзер аның белән барабыз.

Син бит инде көн саен мунча керәсең.

Булсын, мин анда гел барам.

Мунчаны яратасыңмы?

Әйе. Мунчага бетләгәч кенә барырга димәгән бит, мунчага бетсез дә баралар, — дип җавап бирә Ләйлә әнисенә видеода.

«Үзең бер «бет» бит син, Ләйлүш!»; «Үтерә бу кыз»; «Ай молодец та инде шушы бәгырь җимеше», — дип сокланып яза халык.