Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның Тәтишкасы сәхнәгә чыгарга җыена

Инстачылар яшь парга бәхет теләгән.

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовның Тәтишкасы сәхнәгә чыгарга җыена
https://www.instagram.com/t_a_t_i_s_h_k_a_/

«Агылый белән тагылыйдан бер фото сезгә», — дип, Ришат Фазлыйәхмәтовның сөйгәне Тәтишка икесе бер төстәге кием киеп төшкән фото куйган.

«Ришат белән очраша башлаганнан бирле бер-беребездән аерылган юк, бергә яшибез, бергә ял итәбез, бергә эшлибез, шатланабыз, борчылабыз, әйткәләшәбез - барысын да бергә! Тиздән сәхнәгә дә чыга башлармын әле ияреп, кем белә.

Үзебез дә шаккатабыз, ничек бер-беребездән туймыйбыз икән дип. Безнең ничектер җеннәребез туры килде.

Инде 2 ел бергә, ышанып та булмый. Вакытның тиз узуы… Алдагы көннәрдә дә шулай матур яшәсәк иде!» — дип язган яшь килен.

«Фотога килгәндә, бу Яңа ел киченә төшерелгән съемкалардан бер мизгел. Бәйрәм исе килә башлады. Ришат ничәнче көн: „Әйдә, чыршы куйыйк“, - дип аптырата. Иртәрәк түгелме әле, дуслар? Арагызда Ришат кебек ноябрь башында ук чыршы куючылар бармы?» — дип тә кызыксынган Тәтишка.

Инстачыларның күпчелеге быел чыршыны ноябрь башында бизәүләре турында язган. Тамашачылар яшь парга бәхет теләгән: «Ришат, Тәтишкаң белән бигрәк бәхетле син. Аның белән бергә тора башлагач, синең күзләрең дә елмая башлады, җырлавын тагын да тулыланды, бәхетле тормыш юлы сезгә».

Әлбәттә, берән-сәрән булса да гаеп эзләүчеләр дә үз комментарийларын калдырырга ашыккан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100