Гөлназ Асаева: «Балачагым өчен әтиләрем һәм әниемә рәхмәт, әмма…» | intertat.tatar

Гөлназ Асаева: «Балачагым өчен әтиләрем һәм әниемә рәхмәт, әмма…»

Күптән түгел җырчы Гөлназ Асаеваның картатае җир куенына кереп ятты. Күреп торабыз, әле үзе дә яңа гына әни булган Гөлназ якын кешесен югалтуны бик авыр кичерә. Инстаграмда куйган соңгы постында ул картатае белән булган бәхетле мизгелләрен, самими балачак елларын искә алган.

«Бу постны татарча язам, чөнки картатай рус телендә сөйләшкәнне яратмый иде.

Минем балачагым күпчелек нәнәй һәм картатай белән узды. Мин туганда әни — беренче курста, әти өчтә укыган (ялгышмасам). Мин тугач, әни академ отпуск алып мине караган. Ә инде миңа яшь тә ике ай булгач, әнине укырга җибәреп, нәнәй белән картатай мине алып калганнар (әлбәттә, әниләр атна саен кайтып йөргәннәр).

Мин үземнең бала чагымны җылылык белән искә алам. Моның өчен әтиләрем-әниемә рәхмәт, әмма… Йөрәгемнең түрендә — нәнәй белән картатай…

Әле һаман да истә: мине балалар бакчасына йөрткәннәре. Мине бик очындыралар иде инде. Үзем атлап садикка да кермәдем мин, картатай кулында алып керә иде. Аннан кайтуыма нәнәй тәмле әйберләр пешереп, кибеттән «жвачка», «чупа-чупс”лар алып куя иде. Мунчага ничек йөрткәннәрен белсәгез… Курчак урынына карыйлар иде. Кичләрен җырлар җырлашабыз… Картатай баянда уйный, нәнәй җырлый, аннан мин дә кушылам… Шундый бәхетле балачагым өчен аларга мең рәхмәт.

Белсәгез картатайны югалту авырлыкларын… Берара басылган кебегрәк тоела да, аннан тагын китереп бәрә. Сезнең белән бүлешкәч, ничектер җиңелрәк тоела.

Хәзер мин картатаемны үземнең фәрештәм итеп күрәм. Тыныч йокла, картатаем. Мәңге безнең йөрәкләрдә син…» — дип язган Гөлназ.

Инстадуслары Гөлназның картатаена урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булуын телиләр, билгеле. «Мәҗит абыйны бөтен авыл белән елап озаттык», — диләр. Ә Гөлназның үзенә мондыйрак фикерләр, теләкләр ирештергәннәр:

«Картатай-нәнәйле балачак — иң бәхетле балачак ул. Зур йөрәкле кешеләр үсә мондый балачактан».

«Икенче әти-әни урынына булганнар инде, җаныкайларым…»

«Шулкадәр тәүфыйкле, кешелекле итеп үстергәннәр сине, Гөлназ. Элек күрми идем. Гадилегең бизи. Хан кызы кебек төс-кыяфәтең белән патша да сайлап тормадың, талантың гаҗәеп булса да, мин-мин дип чәчрәп чыкмадың. Әби-бабай тәрбиясе сине бизәп тора, күркәм итә…»

 «Гөлназ, син чын, гади, рәхәт кеше. Чын авыл кызы. Мин сине бик хөрмәт итәм. Шулай гади булып кал. Очма, зинһар».

«Гөлназ, кызым, бик кайгырма әле. Сөтең бетеп куймасын. Балаң имеп үссен», — дип язганнар.