Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров 20 ел элек елаткан өчен Гүзәл Уразовадан әле гафу үтенгән

Артист инстаграмда үз аккаунтында биографиясеннән кызыклы фактларны яза.

news_top_970_100
Данир Сабиров 20 ел элек  елаткан өчен Гүзәл Уразовадан әле гафу үтенгән
«Татар-информ» архивы

Данир Сабиров инстаграмда үз сәхифәсендә биографиясен язуын дәвам итә. Инстачылар һәр бүлекне түземсезлек белән көтеп ала һәм артистка китап язарга киңәш итәләр.

Пародия остасы 14 өзектә Кырымга лагерьга баруларын һәм анда Гүзәл Уразованың әйдаман булуын искә алган.

«Ә иң зур сәяхәтем 2002 елда булды. Азнакайның талантлы балаларын Евпаториягә, Кырымга җибәрделәр. Анда баруымны, ничек булачагын күз алдына китерә-китерә, хәтта йоклый да алмаганны хәтерлим. Шунда егет чакта тәүге тапкыр поездга утырдым, беренче тапкыр диңгез күрдем.

Менә хәзер кызык факт — ул лагерьда Гүзәл Уразова әйдаман иде. Ул әле студент, танылган җырчы түгел. Ә без — шук малайлар, бер дә тик тормадык. Берсендә, отбойдан соң, простыняларны бәйләп, тәрәзәдән аска төшеп, төнлә шәһәргә чыгып киттек. Рәхәтләнеп ял иттек, үзебезчә. Кайткан идек: бөтен корпус безне эзли икән. Безнең өчен җаваплы булган вожатыйлар елый. Шулай итеп, 2002 елда Гүзәл Уразованы елаткан идем. @guzelurazova, гафу», — дип искә төшергән ул егет чагын.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100