news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинова кышкы су коену сезонын ачкан

Җырчы күл буенда халаттан гына басып тора.

news_top
Айсылу Габдинова кышкы су коену сезонын ачкан
Рамил Гали

Җырчы Айсылу Габдинова салкын суда коену сезонын ачкан. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язып куйды.

«Беренче кыш көне. Кышкы су керү сезонын ачарга вакыт», — дип яза ул.

Фотода Айсылу ак халат кына кигән, аягында сланцы. Тирә-якта кар һәм зәңгәр су күренеп тора.

Инстачылар Айсылуны мактый, «Сиңа корона иярми», «Тәпиең өшемәсен», — дип сәламәтлеген дә кайгырталар.

Ышанмаучы да табылган. «Су кергән фото юкмы? Ышанып булмый», - диләр.

«Айсылу! Нишлисең син, авырырсың, юләрләнмә. Син болай да менә дигән. Ходай сине бар яктан да гүзәл итеп яраткан! Авырып китеп, башкаларны сөендермәкче буласыңмы? Әйдә, бар әле әкрен генә алга таба. Башыңны горур тотып. Син болай да чибәрлек алиһәсе, уңышлар сиңа!» — дип борчылган бер инстачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар