Эльмира Кәлимуллина дәгъва белдерә: “Барлык артистлар да уңайлы шартларда гына эшли дип уйлыйсызмы?”

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина подвал студияләрендә эшләүче артистлардан профессиональлекне таләп итәргә ярамый дигән фикергә каршы җавап биргән

“Бүген мин подвал студияләрендә эшләүче артистлардан профессиональлекне таләп итәргә ярамый дигән фикер ишеттем. Нәрсә? Нәрсә, гафу итегез? Әйе, бөтен Бөек музыкантлар да нәкъ менә шуннан башлап җибәрә дә! Профессиональ студияләрдә генә сыйфатлы продукт эшләп була ала дип саныйсызмы?! Барлык артистлар да уңайлы шартларда гына эшли дип уйлыйсызмы?! Сез дөньяның кайсы әкиятендә яшисез?! “Профессиональлекне таләп итәргә ярамый” – монысы ни дигән сүз? Гомумән, ничек була ала ул? Ә башкача ничек? Миңа калса, сәхнәдәге халык агымының күплелеге безнең һөнәребезне әкияти һәм җиңел фикер йөртү иллюзиясенә әйләндерә. Бүген миңа моңсу”, - дигән Эльмира Кәлимуллина.