Ирина Аллегрова авырый | intertat.tatar

Ирина Аллегрова авырый

Россия сәхнәсе императрицасы сәламәтлеге турында үзе сөйләгән.
Ирина Аллегрова 2 сентябрьдә Одинцовода буласы концертын да кичектереп торган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

"Мин бик каты салкын тиеп авырыйм. Йә грипптыр. Ятып авыртам. Температура белән өч көн ятам инде. Мин дә тере кеше бит. Мин дә авырып китә алам бит? Вәт, авырыйм. Бернишләтеп тә булмый", - дип сөйләгән җырчы "Комсомольская правда" газетасы хәбәрчесенә.

66 яшьлек җырчы, һичшиксез, Сочидагы "Новая волна" бәйгесендә чыгыш ясаячагын әйткән.

Ирина Аллегрова "Угнала", "Младший лейтенант", "Транзитный пассажир" кебек хитлары белән күпләргә таныш.