Әнвәр Нургалиев: «Гаилә — ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела»
Башкортстан җырчысы гаиләсенең фотосын куйган.
Җырчы Әнвәр Нургалиев гаиләсе белән төшкән фото куйган һәм гаилә турында «акыллы» сүзләр язган.
«Гаилә — ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела». Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул — йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни — йортның тоткасы, ә балалар — аның көзгесе. Ана куены туннан җылырак. Ана җылысы — кояш җылысы. Ата һөнәре — балага мирас. Ата юлы балага такыр. Ата-ананы тыңлаган адәм булган", - дип язган җырчы.
Әнвәр Нургалиевның виртуаль дуслары аларның гаиләләренә сокланулары турында комментарийлар калдырган.