news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәликә: «Без бервакыт югалткан кешебезне очратырбыз, тик әлегә алга атларга кирәк»

Берничә ай элек җырчы, актриса, Татарстанның атказанган артисткасы Мәликә Разакова якын кешесен югалткан иде.

news_top
Мәликә: «Без бервакыт югалткан кешебезне очратырбыз, тик әлегә алга атларга кирәк»
Мәликәнең Инстаграм аккаунтыннан

Мәликә Инстаграм сәхифәсендә яңа фотолар белән уртаклашкан. «Без кайчан да булса югалткан кешеләребезне очратырбыз. Бервакыт. Ә әлегә торып басып, алга таба атларга кирәк… Кызлар, мине аңлавыгыз, таяныч булуыгыз, талантыгыз өчен рәхмәт. Яңа мин өчен рәхмәт! Алга таба адым ясарга ярдәм иткәнегезгә рәхмәт! Йөрәгемдә булган рәхмәт хисләре белән, Мәликә», — дип язган ул.

Инстачылар Мәликәгә җылы сүзләрен җиткергәннәр.

«Матуркай!» — дип язган Гөлназ Сәфәрова.

«Мәликә, сез шундый матур! Күз тимәсен сезгә! Яңа җырлар көтәбез», «Дөрес сүзләр. Син көчле, бәхетле бул», «Кочаклыйм сине», «Син супер».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар