Илназ Баһның хатыны яңа профессия үзләштергән

Илназ Баһның хатыны яңа профессия үзләштергән
Җырчы Гүзәл Баһ тегү нечкәлекләренә төшенү өчен мастер-классларга йөри башлаган. 

“Беренче тапкыр үземә күлмәк, улыбыз Марсельга свитшот тектем”, - дип сөенече белән уртаклаша ул. 

Гүзәл бу уңышлары белән генә чикләнергә уйламый. Тегү эшенә ныклап тотынырга уйлый ахры...

“Хәзер чалбар һәм көзгә шапка-снуд тегү буенча мастер-класслар көтәм. Миндә тегүгә карата мәхәббәт уянды. Тегү машинасы сатып аласым килә, сезнең киңәшләрегезне көтәм”, - дип язган җырчы.

Гүзәлнең җырчы дуслары аңа соклануын белдергән һәм “син булдырасың” дип үсендергәннәр.

“Гүзәл ханым, хәзер сезгә заказлар бирергә буладыр инде”;

“Гүзәл, яңа бизнес ачарга була”;

“Кибетнекеннән мең яхшы бугай болар! Кайчан заказ кабул итә башлыйсың”;

“Булганнан барысы да була ул, молодец”, - дигән комментарийлар калдырган инстадуслары.