Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов колхозчылар ролендә клип төшергән

Иҗади гаилә «Син минеке» дигән яңа җырларының премьерасын тәкъдим итте.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов колхозчылар ролендә клип төшергән
https://www.instagram.com/guzelurazova/

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов виртуаль дусларына «Син минеке» дигән яңа җырларын һәм шул җырга клипларын тәкъдим итте.

Клипта тракторчы ролендә Илдар Хәкимов, ә аның хатыны — Гүзәл Уразова үзе. Видеода җырчының тракторчы ире кайтып туктый. «Нәрсә сөрдең?» — дип сорый эштән каршы алучы хатыны. Шулвакыт абзарда сыер кычкырганы ишетелә. Алар сыерның ни өчен кычкырганы турында сөйләшеп алалар. Соңыннан тракторга утырып, яшь чакларын искә төшерергә булалар.

Инстачылар шулкадәр каты кычкырган сыерга аптыраган.

«Сыерны көтүгә кумыйсызмыни? Анда кычкырмас иде, тамагы тук булыр иде», - дип язучыга: «Бәлки, көтүдән кайтып, мине савыгыз дип мөгридер», - дип җавап язган икенчесе.

«Бәлки бозаулар вакыты җиткәндер, шуңа өйдәдер», «Ә, бәлки үгез сорыйдыр», — дип мавыгып киткән бу тема белән иҗади гаиләнең виртуаль дуслары.

«Шундый чын уйныйсыз», - дип язучыга: «Без авылда сыер савып, тирес түгеп үскән инде, уйныйсы юк», - дип җавап язган җырчы.

Бик игътибарлылар Илдар Хәкимовның кыйммәтле сәгатен күреп алган: «Клипта төшкәндә салырга иде сәгатьне», «Сәгате трактордан кыйммәт булган», «Алдынгы тракторчыга колхоз рәисе сәгать бүләк иткән», - дип шаярышкан инстачылар.

Гомумән алганда, инстачылар җырны да, клипны да ошаткан. «Искиткеч җыр! Сез дә бик матур Клип та бик кызык булган», — дип бәя биргән тамашачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100