Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарстан» телерадиокомпаниясе алып баручысы Идел Кыямовның улы туган

Диктор, журналист Идел Кыямов һәм яшь җырчы Сөмбел Кыямова кичә әти белән әни булган. Яшь гаиләнең уллары туган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Идел» журналы журналисты, Идел Кыямовның әнисе Мөршидә Кыямова хәбәр итте.

news_top_970_100
«Татарстан» телерадиокомпаниясе алып баручысы Идел Кыямовның улы туган
"Татар-информ" архивы

«Баланың авырлыгы 3 кг һәм 420 грам. Буе - 55 см. Әтисе кебек модель булыр, Алла боерса. Яшь әни дә, сабый да үзләрен яхшы хис итә. Яшь әти дулкынлана, шатлана. Ирем Илдар Кыямов озак тәнәфестән соң, мәчеткә намазга китте. Елый-елый дога кыла», — диде Мөршидә Кыямова.

«Мин бик бәхетле! - диде яшь әти Идел Кыямов. - Әлегә сөенечтән елап утырырга вакыт та юк. Бер мәзәк искә төште. Әтинең авылында (Кара Чишмә) бер апа улын армиягә җибәргән дә, авыл урамы буйлап өенә кайтып бара икән. Авылдашлар: «Нәрсә, Мәүлия апа, бер дә еламыйсыңмы?» — дип сораганнар. Бу апа: «Юк, өйгә кайткач, «әппититләп» утырып елармын әле», — дигән. Менә мин дә шул апа кебек. 

Әле эштә чабып йөрим. Вакыт тыгыз. Шуңа күрә өйгә кайткач, барысын анализлыйсы була. Хәзер тагын да тырышып эшлисе була. Ни дисәң дә, «әти» статусын йөртәсе бар бит.

Хатыным Сөмбелгә рәхмәт! Акушеркабыз Гәрәева Рәисә Рәшитовнага рәхмәтлемен. Сау-сәламәт булыйк».

Илдар Кыямов сүзләренчә, малайга Ихсан дип исем кушарга ниятлиләр. «Ислам динендә мөселман кешесенең статусы буенча берничә дәрәҗә бар: иман, истикамәт, ихсан. Димәк, ислам динендә булган мөэмин-мөселман кешелек сыйфатларының иң гүзәл үрнәкләрен үзендә туплаган булгач, ул ихсан дәрәҗәсенә ирешә. Әлеге сүзнең тамырында «хәсәнә» сүзе ята. Ул исә «яхшы» дип тәрҗемә ителә. Ихсан, Хәсән, Хөснулла исемнәре тамырдаш. Ихсан исеменең тагын бер мәгънәсе: «ихласлык», «иң яхшы кеше», — дип аңлатып үтте ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100