Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамилә Хәйретдинова: «Кирәкмәгән икейөзле кешеләрне тормышыбыздан сызып ташлыйбыз»

Җырчы Рамилә Хәйретдинова күңелендәге үзгәрешләре хакында сөйләде.

news_top_970_100
Рамилә Хәйретдинова: «Кирәкмәгән икейөзле кешеләрне тормышыбыздан сызып ташлыйбыз»
Владимир Васильев

«Өйдә утырабыз! Уйланабыз!

Нәтиҗәләр ясыйбыз, кирәкмәгән икейөзле кешеләрне тормышыбыздан мәңгегә төшереп калдырабыз, кирәклеләре, безне чын йөрәктән яратып, хөрмәт иткәннәре, әлбәттә, безнең белән!

Әмма сүзем ул турыда түгел.

Менә бу фотога өч ел тирәләре. Ачык күлмәк, ачык декольте. Хәзер инде мин башка. Әкренләп үземне, күнелемне, уйларымны, җанымны үзгәртәм. Ачык күлмәкләр кимәдем түгел. Бары тик вакыт барган саен уйлар, дөньяга карашым үзгәрә. Тулысынча ябык күлмәкләр кимим, сүз яулык турында да бармый. Бары тик кыска итәк, өске өлеш күренеп тора торган күлмәкләрдән баш тартырга өйрәнәм. Иремә дә, кешеләргә дә ошар өчен түгел. Бары тик күңел шулай тели.

Тик гардеробта да, сәхнә киемнәремдә дә ачык киемнәр бар әле», — дип язган җырчы.

«Матур хатын-кыз! Тышкы кыяфәтең дә, эчке дөньяң да матур. Үзгәрмә», — дип комментарий калдырган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова.

«Тагын нинди матур фотоларың бар, күрсәт әле!» — дип язган җырчы, композитор Гүзәлия.

«Ачык, матур күлмәкләрне өйдә, иреңә генә киеп йөрергә кирәк шул», «Рамилә! Син бик яшь әле, ки барысын да. Бик ошатабыз инде сезне», «Матур кешегә нәрсә кисә дә килешә», — дип язганнар җырчының виртуаль дуслары.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ойдэ утырабыз!!! Уйланабыз!!! Нэтижэлэр ясыйбыз, кирэкмэгэн икейозле кешелэрне тормышыбыздан мэнгегэ тошереп калдырабыз, кирэклелэре, безне чын йорэктэн яратып-хормэт иткэннэре , элбэттэ, безнен белэн ? Эмма сузем ул турыда тугел..... Менэ бу фотога 3 ел тирэлэре... ачык кулмэк, ачык декольте... Хэзер инде мин башка....экренлэп кенэ уземне узгэртэм... кунелемне... уйларымны... жанымны... Ачык кулмэклэр кимэдем, кимим дип эйтэ алмыйм... бары тик вакыт барган саен уйлар, доньяга карашым узгэрэ? Тулысынча ябык кулмэклэр киям дип эйтмим, суз яулык турында да бармый... бары тик кыска итэк, оске олеш куренеп тора торган кулмэклэрдэн баш тартырга ойрэнэм... Иремэ дэ, кешелэргэ дэ ошар очен тугел... Бары тик кунел шулай тели... P.S тик шулай да гардеробта та, сэхнэ киемнэремдэ дэ ачык киемнэр бар эле ?

Публикация от Рамиля Хайрутдинова (@ramilushkin)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100