Җырчы Гүзәлияне елаудан туктата алмаганнар | intertat.tatar

Җырчы Гүзәлияне елаудан туктата алмаганнар

Ул беренче тапкыр мюзиклда төшкән.

Композитор, җырчы Гүзәлия үзен беренче тапкыр актриса ролендә сынап караган.

«Дуслар! Кичә @tvtnv каналы Яңа елга мюзикл төшерде. Мин беренче мәртәбә актриса ролендә. Әйе, актриса ролендә дияр идем, чөнки әлегә кадәр беркайда да уйнаганым юк. Беләсезме, актерларга хөрмәтем мең мәртәбә артты. Ул шулхәтле катлаулы эш икән бит. Роль буенча миңа бераз күз яше күрсәтергә иде, ләкин елыйсым килми. Ә соңыннан туктата да алмадылар… Үксеп елардай булдым!» — дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан ул.

Тамашачылар җырчыга яңа башлангычында уңышлар теләгән.