Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина «Кышкы учак» җырын яңарткан

Инстачылар җырның олы мәгънәгә ия булуы турында язалар.

news_top_970_100
Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина «Кышкы учак» җырын яңарткан
Салават Камалетдинов

Җырчы Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина Рамил Миндияр репертуарыннан «Кышкы учак» («Ява карлар») җырын яңартып яздырган. Бу хакта Азат Абитов үзенең инстаграм битендә хәбәр итә.

«Ретро хит. Разил Вәлиев сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе. Барлык музыкаль мәйданнарда рәхим итеп тыңлагыз», — дигән ул. 

Инстачылар җырны Азат белән Гөлсирин башкаруында бик җылы кабул иткәннәр. «Менә нинди безнең заман җырлары, көен бөек композитор, сүзен бөек шагыйрь язган, рәхмәт, матур башкарасыз», «Җиренә җиткереп жырлыйсыз, йөрәкләргә үтеп керә», «Искиткеч матур жыр, соклангыч башкару, «Бик яратам шушы жырны. Олы мәгънәгә ия», — дигән алар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100