Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

19 яшьлек кызга «Лада» машинасы: «Хылыукай-2020» бәйгесендә җиңүче исеме билгеле

Призлы урын алучыларга барысына да сандык белән бүләк бирделәр.

news_top_970_100
19 яшьлек кызга «Лада» машинасы: «Хылыукай-2020» бәйгесендә җиңүче исеме билгеле
https://www.bashinform.ru

Уфада башкорт кызларының Бөтенроссия «Хылыукай-2020» бәйгесе төгәлләнде. «Лада» машинасын Учалы районы кызы, 19 яшьлек Ләйсән Шөгаепова алды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Машина йөртә беләм. Сайлап алу туры вакытында машина йөртү таныклыгына имтихан бирдем. Туганнарыма, Учалы филармониясе коллективына рәхмәт», — ди Ләйсән.

  • Беренче урында — Сибайдан Шәүрә Яхина.
  • Икенче урында — Пермь өлкәсеннән Гүзәл Назаргөлева һәм Оренбург өлкәсеннән Линиза Солтангуҗина.
  • Өченче урында - Мәләвездән Дилә Вәлиева, Бурзән районыннан Эльвина Семенова, Көергәзе районыннан Розалина Ибраһимова.
  • Тамашачы призы Розалина Ибраһимовага булды.

Кызларның барысына да сандык белән бүләк бирделәр, диелә хәбәрдә.

Бәйгедә Башкортстан, Татарстан республикаларыннан, Чиләбе, Свердловск, Оренбург, Самара, Саратов, Ленинград, Мәскәү, Пермь өлкәләреннән, Ханты-Манси округыннан 16 дан 25 яшькә кадәрге 20 кыз катнашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100