Салават Фәтхетдинов хатын-кызның иң матур чагын күрсәтте

Салават Фәтхетдинов хатын-кызның иң матур чагын күрсәтте
Профессор Салават Зәкиевич ике популяр җырчы хатын-кыз - Лилия Муллагалиева һәм Гөлназ Шәрипҗанова белән фотога төшкән.

Билгеле булганча, ике ханым да хәзер йөкле, менә-менә бәбиләре туарга тора. Шуңа Салават Фәтхетдинов фото астына җылы теләк язып калдырган:

"Хатын-кызның иң матур чагы. Бәхетле гомер насыйп булсын, чын татар җанлы балалар үстерегез. Милләт моңа мохтаҗ", - дип язган ул.