Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиева чишенгән килеш урын өстендә фотога төшкән

Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиева чишенгән килеш урын өстендә фотога төшкән
Җырчылар Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиева чишенеп урын өстенә яткан һәм бер-берсенә сыенышып фото ясаганнар. Бу сурәтне Лилия Муллагалиева инстаграмдагы сәхифәсенә куйды. "Тыныч йокы", - дип язган ул фото янына.

Фотода җырчылар шәрә кебек күренә, алар юрган белән генә капланган.

Сурәтнең шаярту икәнен арткы планда Айгөлнең джинсы киелгән аягы күрсәтеп тора. "Кызлар, шәп ятасыз", "Айгөлнең джинсы кигән аяклары күренеп тора арткы фонда", - дип яза шаяртуны аңлаган инстачы.

Инстачылар исә шактый гына ачуланып аткан. Хәтта Лилиянең язылучысы дуслыктан баш тартуы турында язган. "Бер дә килешми", "Сүз юк", "Мин аңламыйм сезне. Былтыр кыш буе тюрбан рекламировать итәбез диеп гел тюрбаннан чорналып йөрдегез. Ә хәзер нәрсә рекламалыйсыз?" - дип ачуланалар.