Чаллыда бер ир-ат 62 яшендә әти булган | intertat.tatar

Чаллыда бер ир-ат 62 яшендә әти булган

Шәһәрдә иң өлкән яшь әнигә 47 яшь.

Чаллыда нәни баласы туган ир-атларның иң өлкәненә 62 яшь, иң өлкән яшьтә бала табучы хатынга 47 яшь. Бу турыда ЗАГС белшмәсенә сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Шәһәрдә 32 гаиләдә ике игезәк бала, өч гаиләдә бишенече бала, ике гаиләдә җиденче бала, бер гаиләдә тугызынчы бала туган, диелә хәбәрдә.