«Бу — яңа хит»: Озакламый Ришат Төхвәтуллинның яңа җыры чыгачак | intertat.tatar

«Бу — яңа хит»: Озакламый Ришат Төхвәтуллинның яңа җыры чыгачак

Инстачылар «Сөю гөле» җырының чыгуын көтә.

Ришат Төхвәтуллин үзенең Instagram сәхифәсендә тиздән яңа җыры чыгачагы турында язган.

«Яңа җыр — „Сөю гөле“. Әлегә бу җыр чыкмады, әмма шушы көннәрдә, Алла боерса, ул чыгачак, һәм сез аны тыңлый алырсыз», — дип язган җырчы.

«Күңелгә үтеп керә торган җыр», «Бик матур җыр», «Ут кебек», Бик матур сүзләр, моңлы җыр», «Бу — яңа хит», дип яза Ришат Төхвәтуллинның җанатарлары.