«Үскәч, өйләнәм сиңа!»: Алсу Әбелханова балачак дустына кияүгә чыккан

Җырчы инстаграмдагы аккаунтына ире белән авылы кырыенда төшкән фотоларын куйган. 

«Безнең ирем белән авылыбыз бер. Без күршеләр. Авылга кайтканда бертигез сөенәбез һәм дулкынланабыз. Мин дә, ул да авылга әбиләргә җәйгә кайта идек. Ирем миңа: «Үскәч, өйләнәм сиңа!» — дия иде. Кызганыч, сирәк кайтабыз хәзер. Әби-бабайларыбыз юк инде», — дип язган җырчы. 

«Тамырлар кайчан да бер өзелә икән шул. Кызганыч… Кайтып керер кешегез булганда әйбәт инде ул»;

«Матур истәлекләр язгансыз»;

«Нигә кунакка кермәдегез?» — дип аралашканнар җырчы белән виртуаль дуслары.