Фирдүс Тямаев улыннан яңача бутерброд: ипи белән коймак

Җырчы балалары белән кызык видеоларны күрсәтеп тора.

Фирдүс Тямаевның олы улы Раян яңача бутерброд ясаган. Бу турыда җырчы инстаграмда язып куйды.

Раян ике ипи кисәге арасына коймак кыстырган һәм шуны тәмләп ашап йөри.

Инстачылар да үзләренең балачак хатирәләре белән уртаклаша. Кемдер бәлешне дә ипи белән ашавын әйтә, кемдер «ипи белән бәрәңгедән Ходай аермасын», дип яза. «Молодец, ипидән дә тәме әйбер юк», - диләр.

Фирдүсне улы русча сөйләшкән өчен шелтәләп тә алганнар. Шунда ук башка инстачылар җырчыны яклый да башлаган.