Минтимер Шәймиев гаилә бәйрәмендә такмаклар җырлый - видео

Татарстанның Беренче Президентының бәйрәмдә җырлаганы сурәтләнгән кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.

Татарстанның Беренче Президенты, хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт Кииңәшчесе Минтимер Шәймиев гаилә бәйрәмендә авыл көенә җырлаган.

«Сезнең мондыйны күргәнегез юк әле. Минтимер Шәрипович Шәймиев гаилә бәйрәмендә бик матур итеп җырлый. Бөтен яктан килгән безнең бабай», — дип язганнар видео янына.

Видеода Минтимер Шәймиевнең микрофон тотып такмак җырлавы сурәтләнгән.

Клубларда утлар булгач,

Кино дип белгән идем.

Чабаталарым чишелгәч,

Кунак итәргә дидем.


Яшь киленнәр эштән кайта,

Берлинны алган кебек,

Бианалар бала карый

Пленда калган кебек.


Мин Митәйгә хатлар яздым

«Малай үлде, кайт», диеп.

Митәй миңа җавап язган:

«Икенчесен тап», диеп.