«Эх, күңелле бабай!» - Айдар Фәйзрахманов гаилә фотосы белән бүлеште

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов оныкларын күрсәтте.

«Оныклар белән! Нигездә!» — дип язган ул Инстаграм битендә.

«Бик матурлар сез, тигез яшәгез», «Эх, күңелле бабайлык», «Чулпанның кызы да, малае да үзенә охшаган икән», «Халисә апа, һәрвакыттагыча, бик матур», — дигән комментарийлар калдырганнар җырчының инстадуслары.