Илсөя Бәдретдинова үзенә начар сүзләр язучылардан ни өчен котылмавын аңлаткан

Илсөя Бәдретдинова үзенә начар сүзләр язучылардан ни өчен котылмавын аңлаткан
Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең инстадашларын күптән борчыган сорауга җавап язган. 

"Нишләп сез начар комент язучыларны кара списокка кертмисез?" - диләр. Нишләп кертем инде.. .бөтен инста тарихында өч кешене генә блокка куйдым, чөнки гел сүгенү сүзләре белән язалар иде. Минем биттә балалар да утыра бит...

Кешенең үзенең фикере бар икән - язсын. Әйе, бик сай уйлаучы, дөрес тәрбия алмаган кешеләр бар арабызда. Ләкин ул уйлаганын яза... ябык биттән булса да яза... Беләме-белмиме... анысы мөһим түгел. 

Күңелен тынычландыра...

Ә менә шул ямьсез коментлар астына "нравится" куеп ятучыларны мин бөтенләй аңламыйм. Нәрсә бу? Тәртипле булып кыланумы? Үз фикере булмаумы? Качып кына... Астан гына... 

Ә мин барыгызны да хөрмәт итәм! Тыныч илләрдә,матур гына яшик", - дип язган Илсөя.