Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җырлау түгел, сөйләшүем дә чамалы» - Илсөя Бәдретдинова операция ясаткан

Җырчы Илсөя Бәдретдинова авыру сәбәпле туры эфирларга чыкмавын аңлатты.

news_top_970_100
«Җырлау түгел, сөйләшүем дә чамалы» - Илсөя Бәдретдинова операция ясаткан
Салават Камалетдинов, Видео: Салават Камалетдинов

Җырчы виртуаль дусларының тәртипләрен тикшергән, өйдә утырулары хакында белешкән. «Бу көннәрдә миңа күпләр: «Нишләп син онлайн концерт куймыйсың? Нигә туры эфирга чыкмыйсың?» — дип язалар.

Мин тешемә һәм аягыма операция ясаттым, дуслар. Җырлау түгел, сөйләшүем дә чамалы әлегә. Аксак-туксак елмаеп кына йөрим. Менә җайланып бетим генә әле.

Сез тәртипледер бит? Өйдә утырасыздыр бит? Утырыгыз!» — дип язган җырчы.

«Тапкансың вакытын», — дип шаярган җырчы, актриса Ләйсән Мәхмүтова.

Инстачылар Илсөя Бәдретдиновага өйдә утыруларын язганнар, нык сәламәтлек, сабырлык теләгәннәр.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бу көннәрдэ миңа бик күпләр " нишләп син онлайн концерт куймыйсың?" " нигә прямой эфирга чыкмыйсың?",- дип язалар . Мин тешемә һәм аягыма операция ясаттым, дуслар . Җырлау түгел сөйләшүем дә чамалы әлегә... Аксак-туксак елмаеп кына йөрим... Менә җайланып бетим генэ әлеее...? Сез тәртипледер бит? Өйдә утырасыздыр бит? Утырыгыз! #сидимдома#илсоябэдретдинова#ильсиябадретдинова#илсөябәдретдинова#илсиябадретдинова

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100