Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов «Интертат»ны үзенең тискәре образын тудыруда гаепли

Ул Филүс Каһиров продюсерларның шулкадәр дәрәҗәдә әшәке икәнлеген кайчан аңлады икән, дип баш вата.

news_top_970_100
Рифат Фәттахов «Интертат»ны үзенең тискәре образын тудыруда гаепли
Рамил Гали

Рифат Фәттахов «Интертат»ны үзенең тискәре образын тудыруда гаепләп пост язган. Анда Филүс Каһировка никадәр яхшылык эшләвен дә санап чыккан.

Күптән түгел Филүс Каһиров интервьюсында Рифат Фәттахов турында тәнкыйть сүзләре әйткән иде.

«Соңгы вакытта игьтибар иткәнсездер: «Интертат» электрон газетасы Рифат Фәттаховның продюсер буларак тискәре образын тудыруда махсуслаша башлады, бугай. Ике санның берендә Рифат Фәттаховны тибеп үтәргә тырышалар.

Моннан берничә көн элек кенә филармония директоры белән әңгәмәдә дә Рифат Фәттаховны чеметеп алдылар.

Бүген исә Филүс Каһиров Рифат Фәттахов турында сүз башлый да, продюсерларның никадәр дәрәҗәдә әшәке булулары турында чаң кага.

Кызык, Филүс Каһиров продюсерларның шулкадәр дәрәҗәдә әшәке икәнлеген кайчан аңлады икән?!

Моннан ун еллар элек Рифат Фәттахов Филүсне дөньяга таныту, йолдыз итү өчен көн-төн тырышкандамы?!

Рифат Фәттахов Филүс Каһировны студент чагында ук Муса Җәлил премиясе лауреаты итү өчен тырышып йөргәндәме?!

Рифат Фәттахов Резедә Ахиярованың «Филүс - Татарстанның алтын тавышы» дигән интервьюсын оештырып йөргәндәме?!

Яисә Рифат Фәттахов аңа Казан уртасындагы өр-яңа йорттан өч бүлмәле фатир алып биргәндәме?!

Әллә 2012 елның 2 ноябрендә Тобольск шәһәрендә 500 тамашачыга: «Мин бу дөньяда нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, бу уңышларның 80 проценты — Рифат Фәттахов казанышы»,- дип белдергәндәме?!

Әллә соңрак, төрле оешмаларга, төрле җитәкчеләргә Рифат Фәттахов өстеннән пычрак, әшәке донослар язгандамы?!

Мондый риторик сорауларны бик озак дәвам итәргә мөмкин. Миннән еш сорыйлар: «Син ашаган табагына төкерүчеләргә җавап бирергә уйлыйсыңмы?” - дип. Уйлыйм. Бу хакта мин, әлбәттә, тәфсилләп әйтермен, сөйләрмен, язармын. Әмма һәр көчеккә җавап бирергә җыенмыйм.

Синең арттан сине сүгәләр икән, димәк, син — алда! Бездә кемне иң күп сүгәләр соң? Юл ярып, юл күрсәтеп алдан баручыларны! Аннары, татар халкы нәрсә ди? Эт өрә, бүре йөри, дипме?! Әйдә, өрүләрен дәвам итсеннәр», — дип язган ул.

«Шундый сүз бар: кеше синең турында начар сөйли башласа, син аңа күп яхшылык эшләгәнсең дигәнне аңлата. Яхшылыкны кеше бик тилмереп сораса гына эшләргә кирәк, шунда кадере була һәм яхшылык онытылмый»;

«Эт симерсә, хуҗасына ташлана диләрме әле?»;

«Хөрмәтле Рифат әфәнде! Сез туры сүзле, фикерегезне курыкмыйча кистереп әйтеп бирәсез. Сез хөрмәткә лаек шәхес. Филүс шәп җырчы, халык ярата. Уңышларыннан башлары әйләнеп, йолдыз чире тигәндер аңа да»;

«Бу тәрбиясезлектән килә! Йолдызлык чире! Рәхмәтсезлек! И Аллам, бәндәләреңнең белеп кылган, белми кылган гөнаһларын кичерсәң иде! Кешенең исән чагында кадерен белергә кирәк! Халык белмәсә — балык белә!» — дип комментарий калдырган инстачылар.

«Бездә гел шулай инде. Эшләгән кешене яратмыйлар. Сезнең шикелле продюсерлар булсын иде әле! Игьтибар итмәгез! Эт өрә тора, бүре йөри тора. Әлбәттә, күңелле күренеш түгел, аңлыйм. Күпме хезмәт кергәнен, күпме финанс чыгымнары булганын сез генә беләсез. Шуннан соң арттан сөйләп йөрү — матур күренеш түгел», - дип язган җырчы Нурзадә.

«Соңгы арада гел зар-моңга әйләнеп бара әле шәкертләрегез турындагы әңгәмәгез. Ниндидер зур үпкә ята тел төбендә. Төтен учаксыз булмый. Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Айсылу Габдуллина сезнең белән ничектер сәер хушлаштылар», - дип ачыклык кертергә теләгән берәү.

Рифат Фәттаховның виртуаль дусларының күпчелеге аның хезмәтен югары бәяләгән.

«Сезнең кебек продюсерлар хезмәте хөрмәткә, рәхмәткә лаек! Филармониядә кырык ел моңлы тавышлары белән халыкка хезмәт күрсәтеп, таныла алмый картайганнар байтак! Мин әлеге гәп очрагы өчен генә әйтмим, гомумән. Барысы да килешү төзелеп эшләнә, югыйсә. Ләкин бер нәрсәгә иманым камил, продюсер Фаттахов кулы астында үскән йолдызлар — капыл атылган, "яшен" тизлегендә танылган йолдызлар була киләләр! Күрәбез, ишетәбез, сокланабыз! Әйе, hәр ике якның да без тоймаган, аңламаган нәрсәләре күптер, без нәтиҗәсен күрәбез! Җырчылар матур итеп үссеннәр дә, рәхмәтле була белсеннәр иде. Диңгез тубыгыннан җырчы, җитәкләп баручылар тезелеп тормый. Бер якны да үпкәләтәсем килми, пәрдә алды тормышындагы кебек халык алдында гел матур кала алсак иде. Күп еллар яшь тавышларны шушы халык күзенә чыгарыр өчен салган тырышлыкларыгызны күрә, аңлый, таный белүчеләр барыбер күбрәк икәненә ышанып калам», - кебек комментарийлар калдырганнар.

Инстачыларның берсе Зәлия Нуриәхмәтова «менә шулай җавап бирегез» дип, «Курыкмыйм» дигән шигырь дә язган:

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Соңгы вакытта игьтибар иткәнсездер: "Интертат" электрон газетасы Рифат Фәттаховның продюсер буларак тискәре образын тудыруда махсуслаша башлады, бугай. Ике санның берендә Рифат Фәттаховны тибеп үтәргә тырышалар. ⠀ Моннан берничә көн элек кенә филармония директоры белән әңгәмәдә дә Рифат Фәттаховны чеметеп алдылар. ⠀ Бүген исә Филүс Каһиров Рифат Фәттахов турында сүз башлый да, продюсерларның никадәр дәрәҗәдә әшәке булулары турында чаң кага. ⠀ Кызык, Филүс Каһиров продюсерларның шулкадәр дәрәҗәдә әшәке икәнлеген кайчан аңлады икән?! ⠀ Моннан ун еллар элек Рифат Фәттахов Филүсне дөньяга таныту, йолдыз итү өчен көн-төн тырышкандамы?! ⠀ Рифат Фәттахов Филүс Каһировны студент чагында ук Муса Җәлил премиясе лауреаты итү өчен тырышып йөргәндәме?! ⠀ Рифат Фәттахов Резедә Ахиярованың “Филүс- Татарстанның алтын тавышы” дигән интервьюсын оештырып йөргәндәме?! ⠀ Яисә Рифат Фәттахов аңа Казан уртасындагы өр-яңа йорттан өч бүлмәле фатир алып биргәндәме?! ⠀ Әллә 2012 елның 2 ноябрендә Тобольск шәһәрендә 500 тамашачыга: “Мин бу дөньяда нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, бу уңышларның 80 проценты - Рифат Фәттахов казанышы” -, дип белдергәндәме?! ⠀ Әллә соңрак, төрле оешмаларга, төрле җитәкчеләргә Рифат Фәттахов өстеннән пычрак, әшәке донослар язгандамы?! ⠀ Мондый риторик сорауларны бик озак дәвам итәргә мөмкин. ⠀ Миннән еш сорыйлар: “Син ашаган табагына төкүречеләргә җавап бирергә уйлыйсыңмы?”- дип. Уйлыйм. Бу хакта мин, әлбәттә, тәфсилләп әйтермен, сөйләрмен, язармын. Әмма һәр көчеккә җавап бирергә җыенмыйм. ⠀ Синең арттан сине сүгәләр икән - димәк, син - алда! Бездә кемне иң күп сүгәләр соң? Юл ярып, юл күрсәтеп алдан баручыларны! Аннары, татар халкы нәрсә ди? Эт өрә, бүре йөри, дипме?! ⠀ Әйдә, өрүләрен дәвам итсеннәр ... #филюскагиров @kagirov.filyus #интертат @intertat.tatar #рифатфаттахов @r_fattakhov_ #вагаповфест @vagapovfest

Публикация от Рифат Фаттахов (@r_fattakhov_)

Ташларыгыздан курыкмыйм,

Бик хуплап алам әле.

Шул ташлардан, әйбәт итеп,

Ташпулат салам әле.

Атыгыз, ат, җыя барам,

Аннан киртә куярмын.

Ташпулатта, мин үземне,

Бик бәхетле тоярмын.

Сез йөрегез ташлар җыеп,

Аннан миңа атыгыз.

Мәкерле планнар корып,

Хәл бетереп ятыгыз.

Һәр ташыгыз миңа бүләк,

Кире атмыйм берсен дә.

Таш яңгырыгыздан курыкмыйм,

Япа-ялан йөрсәм дә.

Кызыксынсагыз — килегез,

Аш әзерләп көтәрмен.

Һәммәгезгә рәхмәт әйтеп,

Тәмләп кунак итәрмен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100