Айгөл Бариева: Томанда кебек йөрим, берәр кабырчык эченә кереп югаласым килә...

Айгөл Бариева күңел халәтен аңлатып пост урнаштырды.
"Концертым алдыннан гел шулай мин... Бер атна кала минем берәр ракушка эченә кереп, бөтенләй дөньядан югалып, үз-үземә чумасым килә. Томанда кебек йөрим. Беркемне күрмим һәм ишетмим. Бар гамем үземдә генә. Белмим, нигә шулайдыр ул. Күрәсең, күңел үзе шуны таләп итә", - дип язып калдырган Айгөл һәм үзен югалтмаска өндәгән.