Гүзәл Уразованың балалары татарча сөйләшәме?

Гүзәл Уразова, гадәттә, балаларын видеога төшерми иде...
Популяр җырчы Гүзәл Уразова балаларын уйнаганда видеога төшереп алган. Шушы видеодан карап, Гүзәлнең балалары татарча сөйләшәме-юкмы икәнен күреп була.



Әйтергә кирәк, элек Гүзәл балалары уенын видеога төшереп, Инстаграмга куймый иде. 

Аның каравы, җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова балалы видеолар белән тамашачыларын сөендерә. Аның 3 баласы бик матур итеп татарча сөйләшә һәм бөтен татар дөньясы бу күренешне күзәтеп бара. Ландыш шәп әни, милли җанлы ханым булып чыкты бит әле, дип куанабыз. Ландышны балалары яңа дәрәҗәгә күтәрде дияргә була.

Бу уңайдан Ландыш белән интервью да эшләдек. Әгәр укымаган булсагыз, сылтамасы монда