Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовны юлда туктатып, күчтәнәчкә каз биргәннәр

Җырчы күчтәнәчне кабул итеп алганда Тәтишка төшергән видеоны куйган.

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовны юлда туктатып, күчтәнәчкә каз биргәннәр
«Татар-информ» архивы

Ришат Фазлыйәхмәтовны яраткан тамашачысы юлда туктатып, күчтәнәчкә каз тапшырган. Җырчы инстаграмга куйган видеода Наҗия апа җырчының үзен дә, җырларын да яратуы, аның якыннарын югалту тарихын да белүе һәм «Ришатка бер каздан авыз иттерәм» дип вәгъдә итүе турында сөйли. Шулай ук ул җырчының сөйгәне Тәтишканы да ошатуын, бик матур кыз булуын әйтә һәм яшьләргә бәхет тели.

«Мамадышта чыгыш ясап, Казанга кайтып барыш. Балык Бистәсенә җиткәндә инстаграмга хәбәр килә: «Балам, юлга чыгып торам, туктап алыгыз әле, бирәсе күчтәнәчем бар».

Туктадык! Наҗия апа, матур теләкләргә күмеп, үзе үстергән казны тапшырды. Яраткан тамашачым мине кайда да таба. Гаҗәпләнәм һәм сөенәм, ни кадәр киң күңелле кешеләр очрый юлымда! Эш күчтәнәчтә дә түгел, дуслар! Мине хөрмәт итеп һәм санлап, Наҗия апа салкын караңгы төндә мине көтеп, үзенең җан җылысы белән уртаклашты! Артист өчен бу иң зур бүләк! Мең рәхмәт! Яхшылыкларыгыз үзегезгә меңләтә артып кайтсын», — дип язган җырчы.

Инстачылар Ришатны тамашачылары шулай хөрмәт итүләренә куанган. «И, Ходаем, күңелнең түрләренә кагылып, күз яшьләрен китерә торган күренеш. Безнең татар халкының киң күңеллеге», «Бик күңелле күренеш, безнең Балык Бистәләре кешеләре шундый алар. Наҗия апаның шундый юмартлыгы өчен киләсе елга да казлары күп булсын, хәерле ризыклар насыйп итсен» кебек комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100