Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елаттыгыз, апа»: Рамилә Хәйретдинова әнисенең җырлаганын видеога төшергән

Җырчының әнисе Хәния Фәрхи репертуарыннан «Утыр әле, әни, яннарыма» җырын башкарган.

news_top_970_100
«Елаттыгыз, апа»: Рамилә Хәйретдинова әнисенең җырлаганын видеога төшергән
https://www.instagram.com/ramilushkin/

Җырчы Рамилә Хәйретдинова әнисенең пирожки ясаган вакытта бик матур итеп җырлаганын видеога төшереп алган. Ул Хәния Фәрхи репертуарыннан «Утыр әле, әни, яннарыма» җырын башкара. Рәмилә Хәйретдинова әлеге видеоны инстаграм челтәренә урнаштырган. «Әнием. Монда калсын әле истәлек булып», — ди җырчы.

Инстачылар видеоны бик җылы кабул иткәннәр. «Әй, афәрин, күз тимәсен, бөтен җырны ятлаган бу апа», «Әниегез бик матур жырлый, аңа артист булырга кирәк булган», «Елаттыгыз, апа, шәп, бәйрәм белән», — дип язалар. «Концертларыгызда чыгыш ясаганы бармы?» — дип тә кызыксыналар алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100