Лилия Хәйруллина "Утрау" җырына клип төшергәндә катып үлә язган

Лилия Хәйруллина "Утрау" җырына клип төшергәндә катып үлә язган
Лилия Хәйруллинаның сентябрь аенда чыккан "Утрау" клибын карасаң, аны җәннәттә төшергәннәр дип уйларсың. Клип Сан-Францискода төшерелгән.


Чынында Лилия аны төшергәнче катып үлә язган икән! Бу хакта ул инстаграмында язды.

"Хәзер искә алуы рәхәт, ә нинди шартларда төшергәнне белсәгез! Катып үлешле көн булды, бик җилле иде. Белдертмәскә тырыштым. Клипларда бөтен әйбер идеаль, комфорт кебек. Ә чынында... Бер клибымда кыш көне урманда башыма бер чиләк су да сиптеләр. Үз эшеңне ярату шулай буладыр", - дип язган Лилия.