Римма Никитинаның нинди фотосы ир-атларны "уяткан"?

Җырчы Римма Никитина эстрадада үзенчәлекле тавышы белән генә түгел, үз-үзен тотышы, киенү рәвеше белән дә аерылып тора.
Гомумән, Римма - бернидән оялмый, курыкмый торган кыз. Менә бүген дә ул: “Барыгызга да нәтиҗәле көн телим!” – дип, интернетка купальниктан төшкән фотосын урнаштырган. Фото астына: "Барлык ир-атларны көзге күңел төшенкелегеннән уяттың! Матур!" - дип язганнар.