Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразованы үзен әллә кемгә куюда гаепләгәннәр

Җырчы чит илдә ял иткәндә җиләк-җимеш базарында йөрергә ярата икән.

news_top_970_100
Гүзәл Уразованы үзен әллә кемгә куюда гаепләгәннәр
Салават Камалетдинов

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова чит илдә җиләк-җимеш базарында төшкән видео куйган. Ул ак анар, инжирны күрсәтә, таныш булмаган җимешләрне кызыксынып карый. Җырчы шулай ук бананның өскә карап үсүен күреп шаккаткан.

«Зур шәһәрләрдә чит ил булса да кибетләргә йөрү кызык түгел. Шул ук таныш брендлар, таныш исемнәр. Менә базарда башкача. Анда миңа нишләптер кызык. Үткән тормышымда мин базарда эшләгәнмен, ахрысы», — дип язган җырчы видео янына. 

Инстачыларның берсе: «Соңгы вакытта җырчы үзен әллә кемгә куя, үзе хакында югары фикердә», — дип комментарий калдырган.

Җырчы үзе «мин тумыштан шундый», дип язган. Ә инстадусты «юк, элек сез башка идегез», дигән.

Җырчының виртуаль дуслары бу инстачыга комментарийлар белән ябырылган: «Ул җырчы кеше, әллә кем дә була ала», «Аның уңышларыннан көнләшәсез», «Ул дүртенче баласын көтә. Бәхетле хатын. Нәрсә эшли ул әллә кем булып?», «Булдыра алсалар, алар да әллә кем булып карасын. Менә миннән булмый, шуңа сез кыланганны рәхәтләнеп карыйм», «Бүре йөреп торыр, эт өреп торыр. Аптырамагыз юкка».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100