Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче хатын WhatsApp чатында гайбәтен таратучыдан 1 миллион таләп итә

Ул судка биргән, гайбәтне кире каккан хәбәрне иренә һәм балаларына җибәрүне сорый.

news_top_970_100
Башкортстанда яшәүче хатын WhatsApp чатында гайбәтен таратучыдан 1 миллион таләп итә
https://pixabay.com

Башкортстанның Бөре шәһәрендә яшәүче хатын үзе турында WhatsApp чатында гайбәт тараткан өчен, бер кешене судка биргән. Тик суд аның шикаятен канәгатьләндермәгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Бөредә яшәүче хатын сүзләренчә, имеш аның турында пычрак гайбәт таратканнар.

Судның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу хатын 2020 елның язында интернетта үзе турында ямьсез хәбәрләр таба. Аның сүзләренчә, бу гайбәтләрне аның якыннарына җибәргәннәр. Шулай иттереп аның яхшы исемен пычратканнар, ә хәбәрләр чынлыкта дөреслеккә туры килми, ди ул.

Бу хатын гайбәт таратучыданы 1 миллион сум компенсация таләп итә. Шулай ук гайбәт сүзләрне кире каккан язмалар урнаштыруны да сорый. Гайбәтләрне кире каккан сүзләрне иренә һәм балаларына да җибәрүне таләп итә. 

Ләкин суд бу хатын шикаять белдергән кеше интернетта гайбәт таратуы турында дәлилләр юк дип таба. Шулай итеп әлеге хатынның шикаяте канәгатьләндерелми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100