Илназ Сафиуллин да әти булды!

Бәләкәй кызга гадәти булмаган исем сайлаганнар
Җырчы Илназ Сафиуллин әти булган. Бу хакта ул үзеннң Инстаграмында хәбәр итте. «Әти булдым. Сафиуллина Алилә Илназовна. 3636 грамм, 52 см. Аллаһы Тәгаләм, рәхмәт Сиңа. Бәләкәчем Айгөл, рәхмәт сиңа! Алиләбез иманлы, сәламәт, бәхетле бул, кызым! «Вся в папу» пока больше слов нет…»- дип язган Илназ. Посттан аңлашылганча, бәби РКБда туган. Илназны иҗатташ дуслары да, инстадуслары да әти булуы белән тәбрикләгән.